Районыбыз, аның үзәге, авыллары көннән-көн матурлана, төзекләндерелә. Юллар асфальтлана, тротуарларга брусчатка җәелеп, халык хәзер уңайлы юллардан йөри. Сарманның яңа микрорайоны янындагы урап уза торган юл буйлап тротуар ясалды, Яр Чаллыга таба тукталышка чыкканда да, хәзер уңайлы. Фатих Кәримнән Г.Гафиатуллин урамына чыга торган юлдан да (Терешкова урамы) хәзер җәяүлеләр курыкмыйча йөри...