САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Илек буе тагын да матурланачак

Татар Илеге буенда урнашкан ял паркы сарманлыларны гына түгел, районга кайткан кунакларны да үзенә җәлеп итә.

Аның матурлыгына, төзеклегенә, зәвыклылыгына сокланмаган кеше юктыр. Илек елгасы буен төзекләндерү эшләре дәвам ителә, дуслар. Биек агачлар, үлән белән капланган яр буйлары озакламый танымаслык булып үзгәрәчәк, дип хәбәр итәләр төзекләндерү белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәрләре. Бүгенге көндә парк яныннан ипи пешерү комбинатына чаклы аралыкны чистарту эшләре башкарыла: агачлар киселә.
- Эшләр ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ТР Экология  һәм табигать ресурслары министрлыгы программасы аша башкарыла. Быел эшләнәселәренә 17 миллион 791 мең сум акча каралган, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X