Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районында яшәүче бер кеше җирле аучылык биләмәләрендә агач буйлап җитез генә сикереп йөргән һәм камерадан бөтенләй курыкмаган сусарны (куница) видеога төшереп алган.
Кадрларда җанварның сыгылмалы гәүдәсе, сак кыланышы һәм сикергәндә балансир ролен үти торган куе йонлы койрыгы ачык күренә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ерткычның көндезге вакытта күренүе һәм аның тыныч булуы районда экологик хәлнең уңай булуын һәм азык базасының җитәрлек икәнен күрсәтә, ә бу җирле экосистеманың сәламәт булуын раслый. Гадәттә, бу сак җанварлар кешеләрдән читтәрәк йөри һәм торак пунктларга азык эзләп бары көз көне генә якынлаша. Сусар үзенә куркыныч янамаса, беренче булып һөҗүм итми, шуңа күрә аның артыннан читтән генә тыныч кына күзәтү — иң куркынычсыз юл. Шулай да, кыргый җанварның котыру чире ташучы булырга мөмкинлеген онытырга ярамый. Шуңа күрә аның сәер үз-үзен тотышы, агрессия күрсәтүе яисә курку хисе бөтенләй булмавы сизелгәч, һич тә якын бармыйча, тиз арада тыныч кына чигенергә кирәк.
Нет комментариев