«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» цифрлы платформасы Татарстанның 61 мең кешесенә ярдәмчегә әверелде, аларның 71 проценты — ата-аналар. «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, ил буенча бу мобиль кушымтадан файдаланучыларның гомуми саны инде 12,2 миллионнан артып киткән.
Сервис даими рәвештә уку процессын аңлаешлырак итүче һәм бөтен гаиләне укуга җәлеп итүче яңа функцияләр белән тулыланып тора.
Платформаның төп мөмкинлекләре:
* Казанышлар портфолиосы: кушымтада олимпиадаларда катнашу, үтелгән курслар, волонтерлык, спорт уңышлары һәм ГТО нормативларын тапшыру турындагы мәгълүматны күзәтеп барырга мөмкин. Бу мәгълүматлар чыгарылыш сыйныф укучыларына көллиятләргә яки югары уку йортларына укырга кергәндә кирәк булачак.
* Иминлек һәм геолокация: ата-аналар «Бала кайда?» сервисы ярдәмендә баланың картада кайда икәнен күрә ала (бу функция укучының үз аккаунтында рөхсәт ителгән булырга тиеш).
* Үзләштерүне контрольдә тоту: платформа билгене төзәтү (кабаттан тапшыру) өчен соңгы вакытны, тикшерү эшләре графигын һәм статистикасын күрсәтә. Электрон көндәлеккә шулай ук «Алиса» тавыш ярдәмчесен тоташтырырга мөмкин.
* Кире элемтә: һәр ике атна саен ата-аналар өчен билгеләр, калдырылган дәресләр, соңга калулар һәм уртача балл динамикасы турында отчетлар килә, шулай ук алар балага турыдан-туры кушымтада ярдәм сүзләрен юллый ала.
Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Клонцак билгеләп үткәнчә, платформадагы барлык мәгълүматлар да ышанычлы сакланган, ә керү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталының расланган булуы кирәк.
Федераль платформадан тыш, Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Мин – укучы» кушымтасы да уңышлы эшләп килә. Бүген ул Татарстан укучылары өчен төп цифрлы ярдәмче булып тора һәм электрон көндәлекне, «Сферум» чатларын, ИИ-ярдәмчене һәм психологик ярдәм сервисын берләштерә.
Исегезгә төшерәбез, «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» платформасы «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләт цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев