САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Авыллар клублы булырга тиеш

"Илһам Шакировны дөньяга китергән халык мәдәният йортлы булырга тиеш", - диде Каташ Каран авылында мәдәният йорты ачу тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәдәният учагының бик матур, уңайлы булуын билгеләп, аның халыкка озак еллар хезмәт итүен теләде. "Авыллардагы мәдәният йортлары, клублар искерделәр, ябыла башладылар, - диде Дәүләт...

"Илһам Шакировны дөньяга китергән халык мәдәният йортлы булырга тиеш", - диде Каташ Каран авылында мәдәният йорты ачу тантанасында катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәдәният учагының бик матур, уңайлы булуын билгеләп, аның халыкка озак еллар хезмәт итүен теләде.

Реклама

"Авыллардагы мәдәният йортлары, клублар искерделәр, ябыла башладылар, - диде Дәүләт Советы рәисе чыгышын башлап.- Бу безне дә, район башлыкларын да борчый торган мәсьәлә. Шуңа авылларны клублы итәргә булдык. Республика Президенты Р.Миңнеханов та акча бүлде. Быел 46 мәдәният йортын сафка бастыру нияте белән эшкә керешкән идек, сезнеке 37нчесе булып ачыла. Клублар яшьләрне тәрбияли торган, өлкәннәрнең очраша, аралаша торган урыннары булырга тиеш. Сезнеке дә озын гомерле булсын". Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчеләренең райондагы эшләр торышыннан канәгать булуларын белдерде, каташкаранлыларны истәлекле вакыйга белән котлады. Муниципаль район башлыгы НәфисЗакиров та авыл халкының шатлыгын уртаклашты, кыскача гына райондагы эшләрнең барышы белән таныштырды. Символик ачкыч тапшырылып, алсу тасма киселгәннән соң, кунаклар эчкә үттеләр, мәдәният йорты белән таныштылар. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе эшендә катнашты.

Дәүләт Советы рәисенең районга сәфәре турында тулырак материалны газетабызның алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X