САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РФ мәдәният министры урынбасары: Татарстан – мәдәниятнең барлык тармаклары буенча төп төбәкләрнең берсе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы илдә барлык тармак күрсәткечләре буенча алдынгы урында бара, дип билгеләп үтте йомгаклау коллегиясендә Ольга Ярилова.

Республикада мәдәнияткә берләштерелгән бюджет чыгымнары соңгы биш елда биш тапкыр артты. Мәдәният тармагын финанслау бер кешегә 3,5 мең сумнан артып китә. “Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 18 процентка диярлек артык, - диде спикер. – Мин сездән монда да пилот мәйданчыгы булуыгызны һәм тармакка тоталь ревизия үткәрүегезне, гамәлдәге норматив һәм нормаларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр ясавыгызны сорар идем”.
Алга таба ул болай дип өстәде: “Татарстан “Мәдәният” милли проекты буенча планны арттырып үтәде. Бу – ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе”.
Бүгенге көндә саннар мәдәният учреждениеләренә баруларның 20 миллионнан артып китүен күрсәтә. “Бер кешегә туры килгән мәдәният учреждениесенә бару турында әйтсәк, ул Татарстанда гомумроссия күрсәткеченнән 27 процентка артып китә”, - дип өстәде ул. Республикада һәр кеше ел дәвамында мәдәният учреждениесенә якынча алты тапкыр бара икән.
2019 ел нәтиҗәләре буенча, республика - иҗади чаралар, гастрольләр, фестивальләр үткәрү буенча алдынгы урында. Ул музей проектлары буенча да алда бара һәм ил күләмендә музейларга йөрү буенча 3 нче урында тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев