САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Сарман авылында гомер итүче Зилә Мөәмил кызы юбилеен бәйрәм итә

Табигатьнең аклыкка-пакълеккә төренгән гүзәл бер мизгелендә Илексаз авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Сарманда яшәүче һәм безнең өчен тормыш маягы булган иң кадерле кешебез, сөекле әниебез ЗИЛӘ МӨӘМИЛ кызы ФӘЙЗУЛЛИНАның 30 гыйнварда гомер бәйрәме- 50 яшьлек юбилее.

Инде үзең буйга үсеп, гаилә корып, балалар үстерсәң дә, синең өчен "балам" дип өзелеп торучы, тугры җанлы, газиз кешең-әниең янәшәдә булудан да зур бәхет юктыр. Сиңа, безне аякка бастырып олы юлга чыгарганчы, бик күп сынаулар үтәргә туры килде, шуңа күрә безне дә үзең кебек итагатьле, сабыр һәм түземле булырга, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Бүгенге көндә дә син- безгә төпле киңәшче, күңелләребезгә иман нуры иңдерүче, йөрәк җылысын тигез бүлеп, җаныбызны ңыгытучы илаһи зат. 

Кадерле әниебез!Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Кайгы- хәсрәт күрми, балалар бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең күңел җылыбызны тоеп яшәргә язсын. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан сызламасын. Тән сихәте, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. 

Йөрәгеңнең киңлегенә  

Сыйганбыз барыбыз да. 

Без бәхетле, синдәй кеше  

Булганга яныбызда. 

Ярдәм, киңәш кирәк чакта,

Бар синең төпле сүзең. 

Күрше-тирә, дус-туганга  

Елмаеп тора йөзең. 

Нык кеше син, борчуда да  

Сынмыйсың, сыгылмыйсың, 

Язмыш сынаган чакларда 

Абынып егылмыйсың. 

Биргәненә шөкер итеп, 

Яшисең риза булып. 

Килсен алдагы елларың 

Шатлык- бәхеткә тулып. 

Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт әйтеп, яратып, хөрмәт итеп, балаларың Гүзәл-Илназ, Алия, оныгың Ильяс. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев