САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Коръән уку бәйгесе үткәрелде

Кичә – 29 январь көнне район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетендә район үзәгендәге мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә көндезге якта дин гыйлеме алучы өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Ул беренче тапкыр уздырылды.

- Коръән, аны уку калебебезне баета. Үзе бай булып та, калебе буш булган кешенең күңеле тыныч булмый. Коръән уку нияттән тора һәм ул нинди дә булса исем алу, дәрәҗәгә ирешү өчен түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булырга тиеш. Без бирегә Коръәнне уку өчен генә түгел, алган белемнәребезне калебләребезгә кертү, тормышта куллану өчен дип тә киләбез, - диде “Тәуфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт, бәйгене ачып җибәреп.
Конкурс шартлары буенча, һәркем “Бакара” һәм “Гыймран” сүрәсеннән өзекләр укырга тиеш. Ни өчен бу сүрәләр сайланды дигәндә, нәкъ менә шушы сүрәләр кыямәт көнендә үзләрен укучыларны яклаучы булып торалар икән. Бу сүрәләрдә тормышны тәртипкә китерү өчен күп дәлилләр бар. Шунысын да әйтергә кирәк, Коръән укучыларның укуларына бәя биргәндә ике төп әйбергә игътибар ителә: сүрәләр кагыйдә нигезендә дөрес укылырга тиеш һәм матур укылырга тиеш. Әлбәттә, болар икесе дә бер-берсенә бәйле.
- Коръәнне тәртил (ягъни дөрес) белән укыгыз, дигән Аллаһы Тәгалә. Дөрес укылган Коръән матур да укыла, - ди бу уңайдан Илнур хәзрәт.
Мәдрәсә мөгаллимәсе, жюри әгъзасы Кадимә ханым да бәйгедә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде, тел ачкычлары, уңышлар теләде.
Укулар 10 баллы система буенча бәяләнде. 1 нче урынга – Сәрия Хакова, 2 урынга – Рәзимә Хакова, 3 урынга Нәзилә Миңнуллина лаек булды. Бәйгенең иң өлкән катнашучылары Роза, Рәкыя апалар булдылар.
Соңыннан Илнур хәзрәт вәгазь сөйләде, апалар һәм ханымнар игътибарына Коръән белән яшәү турында видеоролик тәкъдим ителде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар - мәчет архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев