САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан хастаханәсенә елан чаккан кешене китергәннәр

Казанның җиденче хастаханәсенә, беренче тапкыр буларак, кара елан чагудан зыян күрүчене китергәннәр Шөкер, табиблар елан чаккан кешенең хәлен яхшыртуга ирешкән.

Кара елан – Россиянең урта полосасында иң киң таралган агулы елан. Кыштан соң ул гадәттә апрель – май айларында җир өслегендә пәйда була башлый. Җәен елан төрле хайваннарның өннәрендә, черегән агач төпләрендә, ташлар, узган елгы кипкән үлән, печән арасында, куак төпләрендә, ташландык өй-корылма нигезләрендә, иске төзелеш материаллары астында яши. Аларны шулай ук су кырыйларында да күрергә мөмкин.

Кара елан көндез сукмакка, агач төбенә, таш плитә, түмгәк өстенә менеп, кояшта кызынырга ярата. Җәйге җылы төннәрдә учак янына да шуышып килергә мөмкин.

Кеше белән очрашканда, кагыйдә буларак, качарга тырыша. Елан (аның ишетү сәләте юк) үзенә якынлашып килүне туфракның тибрәнүе аша сизеп ала. Торфлы йомшак җир яки казылган туфрак өстенә тирбәнешләр таралмый диярлек, шуңа күрә елан кайвакыт качарга өлгерми кала. Менә шундый очракларда ул үзен саклауга керешә: ысылдый, сикерү белән яный һәм җае туры килсә, сикереп, чага да. Шуңа күрә кара елан белән күзгә-күз очрашканда кискен хәрәкәтләр ясарга, иелеп, аның белән якыннанрак “танышырга” ярамый.

Язын кара еланның агуы җәй көннәрендәгегә караганда зәһәррәк. Нерв күзәнәкләренә, канга зыян салырга һәм хәтта күзәнәкләрне үтерүгә китерергә мөмкин.

Елан чакканнан соң шундук яки 10-15 минут чамасы узгач тән тиресе кызарып чыга, кайнарлана, чаккан урыннан өстәрәк шешенү барлыкка килә – елан чаккан кул яки аяк зурая. Баш авырта-әйләнә, хәлсезлек барлыкка килә, укшыта, сулау авырлаша, йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Зыян күргән кешенең аңы югалмаса да, “исерек”кә охшап калырга мөмкин.

Республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина урман-болыннарга чыкканда кара елан чагудан сак булырга: озын резина итекләр, калын йон оекбаш, гәүдәгә сыланып тормаган калынрак чалбар (резин итек өстеннән чыгарып) кияргә киңәш итә.

Гөмбә, җиләк җыйганда, куе үләнне башта озын таяк белән ачып карарга, түмгәккә күзегез төшсә дә, иң элек таяк белән йөрткәләп, тикшереп чыгарга кирәк, ди белгеч.

ЧЫГАНАК:https://vatantat.ru/2021/05/54579/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев