Очучы-герой Дамир Йосыпов укучыларга бөтенроссия онлайн-дәресе үткәрәчәк
Ачык дәресне туры эфирда «ПроеКТОрия» порталында, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
Татарстан укучылары авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган «Разбор полетов» Бөтенроссия ачык дәресендә катнаша ала. Аның спикерлары Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм «Урал авиалинияләре» U6 178 легендар рейсы пилоты, Россия Герое Дамир Йосыпов булачак. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
«Туры эфирда ачык дәресне «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә «ПроеКТОрия» проекты төркемнәрендә, шулай ук «ПроеКТОрия» порталында һәм мәгариф оешмаларының шәхси кабинетлары аша теләгән һәркем карый алачак», дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.
«Разбор полетов» Бөтенроссия ачык дәресе 30 гыйнварда узачак. Даими онлайн-дәресләр РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Чаралар 8 — 11нче сыйныф укучыларын алдынгы индустрияләр һәм перспективалы һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Фото: архив/Абдул Фархан
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев