САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мосаллия апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген – 30 январь көнне Илексаз авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сәлахова Мосаллия Газизулла кызына 95 яшь тулды.

Мосаллия апа гомер буе туган колхозында эшләгән, туган авылыннан бер көнгә дә беркая да чыкмаган.
- Мин бик бәхетле карчык: ятимлекне күрмәдем, ирем белән 54 ел тату гомер кичердем, бер тапкыр да хастаханәдә ятмадым, биш сау-сәламәт бала үстердем, бүгенге көндә дә үз аягымда йөрим һәм үз акылымда, балаларым да сау-сәламәт. 12 оныгым, 16 оныкчыгым бар, - ди ул.
Мосаллия апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флүр Гыйльфанов, ветераннар советы рәисе Рәмзия апа җиткерделәр.
Мосаллия апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X