САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Район мәчетләре имамнары киңәштеләр

Бүген – 30 январь көнне Татар Карамалысы авылы мәчетендә район мәчетләре имамнарының чираттагы җыелышы үткәрелде.

Аның эшендә район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт катнашты һәм җыелышны Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Татар Карамалысы авылы мәчете имам-хатыйбы Сәгадәт хәзрәт мәчет һәм үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Шушы мәчетне салуда башлап йөрүче, аның элеккеге имам-хатыйбы Рәис хәзрәт мәчет тарихына тукталды, үзенең дәвамчысы булуга сөенүен белдерде. Җыелышта исә төп мәсьәлә булып балаларга дини тәрбия бирү һәм оештыру мәсьәләләре каралды.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – “Тәүфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев