САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Райондашлар Рамазанны каршы алдылар

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.

 Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы, ашау-эчүдән тыелып тора. Изге бәйрәмне каршы алу уңаеннан, 30 март көнне Сарман мәдәният йортында "Хуш киләсең, Рамазан" диеп аталган кичә узды. Кичәне “Тәүфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт башлап җибәрде. Аның сүзләрен давам итеп, район мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков матур теләкләрен җиткерде. Балаларның шигырьләре, ураза тотуның файдасы турындагы чыгышлары, мөнәҗәтләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән, райондашларны якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итте.
Райондашыбыз - Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазе гыйлем, җаннарыбызга шифа өстәде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X