Яшьләр конкурста катнаша алалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Яшьләр социаль-икътисадый инициативалары” Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең Россия территорияләрен социаль – икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр автор проектлары һәм проектлары Бөтенроссия конкурсының “Минем илем – минем Россия” (алга таба – Конкурс) мөрәҗәгатен җибәрә

Конкурс яшьләрне Россия төбәкләрен, шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә катнашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Конкурсның бер юнәлеше – “Минем авылым” номинациясе, ул Россия авыл территорияләрен һәм территориаль берләшмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә.
Конкурс турында Нигезләмә белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.moyastrana.ru.
Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар һәм электрон адрес аша алырга була: +7 (499) 993-72-23, +7 (926) 469-62-17 (элемтә өчен - Турлаков Дмитрий Геннадиевич), orgkomitet@moyastrana.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: