"Яратам!!! Бетте, китте...” бәйгебезнең чираттагы катнашучылары №8 - Рәзил һәм Айназ
Бәйге

"Яратам!!! Бетте, китте...” бәйгебезнең чираттагы катнашучылары №8 - Рәзил һәм Айназ

Рангазар авылыннан Рәзил һәм Айназ Шәриповлар.

Җаным, бәгърем, рәхмәтлемен сиңа- таянычым минем, син -терәк...

Сабырлыгың, ярдәмчелегеңне тоеп яшәү миңа бик кирәк.

Рәхмәт сиңа минем гомеремне җылылыкка, нурга күмгәнгә!!!

Күңелемне, эчке хисләремне күзләремә карап күргәнгә...

Бернигә дә алыштырып булмый- йолдызга тиң тирән карашың...

Беләсеңме, гомерлеккә диеп, бер караштан сине яраттым!!!

Танышканга нәкъ 8 ел вакыт, дөньям минем хәзер түгәрәк...

Тормыш киртәләрен җиңүләре синең белән күпкә җиңелрәк...

Үзең кебек уңган, булган , чибәр, ул теләдем бүләк итәргә...

Бары синең белән кул тотышып гомер көзләренә җитәргә....

Бахадирдай улыбыз бар безнең, йолдызга тиң чибәр кызыбыз...

Бергә, бердәм, тату гаилә бит без - һәрвакытта шундый булырбыз!!


Нет комментариев