САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Сандугач»та квест үтте

    Республикада «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. Ул 3 июньгә кадәр барачак.

    30 майда район үзәгенең 4 номерлы «Сандугач» балалар бакчасында профилактик чара кысаларында мавыктыргыч уен уткәрелде. Зурлар төркеме балалары катнашында юл йөрү кагыйдәләре белү буенча квест уены булды. Төрле-төрле биремнэр үтәп, балалар затлы сандыкны табуга ирештеләр. Анда аларны буләкләр көтә иде. Пазллар җыю, сорауларга җавап бирү, юл билгеләрен эзләп табу, юл кичүен ясап курсәтү кебек биремнәр «Сандугач» балалар бакчасы ишек алдының төрле-төрле урыннарына яшерелгэн иде. Тышта көчле җил булуына карамастан уен балалар өчен бик мавыктыргыч булды. Бер бала да катнашмыйча калмады, барысы да яшерелгән биремнәрне табу өчен күп көч куйдылар, берсен-берсе уздыра-уздыра авыр сорауларга җавап бирделәр, тормышта үзләре күргән юл хәрәкәтенә кагылышлы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Соңыннан залга җыелып бергәләп тематик флешмоб биеделэр. Балалар өчен истә калырлык, эчтәлекле чара булды бу квест. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев