САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Челтәрле капкалар - күңел бизәкләре",- ди Рәис Кәлимуллин

Рәсемдәге матур капкалар – Җәлил поселогында яшәүче Рәис Кәлимуллинның үз куллары белән ясаган иҗат җимешләре. 


- Тимер эшенә кечкенәдән өйрәндем. Әтием, бик яхшы балта остасы булу өстенә, шактый гына оста тимерче дә иде. Авылда аның кул җылысы күчмәгән йорт калмагандыр да. Әмма әниемнең туганы Изаил Сафин тимер эшенә аннан да остарак иде. Аның янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән чаклар бүгенгедәй күз алдымда. Салкын тимерләргә җан өрергә ул өйрәтте. Заманалар үзгәргәч, бу һөнәргә карата кызыксынуым тагы да артты. Бизәкләрне интернеттан алам, үземчә үзгәртәм, үз хыял җимешләремне кушам. Челтәрләп эшләнгән матур капка-коймалар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм, - ди ул. 
Шунысын да әйтергә кирәк, поселокның үзендә дә, аның Рәис абый яшәгән урамында да аның капкаларына сокланучылар аз түгел. Ә инде өзелеп үтенүчеләргә капка ясап биргән чаклары да бар. Акчага түгел, бушка! 
- Бизәкле капка-коймалар минем өчен – күңел ихтыяҗы, җан таләбе. Бигрәк тә халкыбызның милли бизәкләрен дә кушып җибәрсәң... – дип өсти ул. 
Рәис абый – поселокта эшләп килүче “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе дә. Зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә матур-матур шигырьләр яза. Ишек алдында балалар өчен уен мәйданчыгы ясавы да – сабый күңелле булуыннандыр. Анда үз оныклары гына түгел, тирә-күрше, шул урамда яшәүче яки кунакка кайтучы балалар да бик теләп уйныйлар. Инде күрше урам балалары да Рәис абыйларын белеп бетергәннәр, ул ясаган мәйданчыкка иркен сукмак салганнар. 
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев