САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Ләйсән» балалар бакчасында КВН ярышы үтте

Юл иминлеге буенча КВН ярышы үтте.

Сарманның 3 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында әти-әниләр һәм балалар катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган КВН уены үтте. «Йолдызлар» һәм «Ракета» командалары юл иминлеге өлкәсендә төрле конкурсларда катнашып көчләрен сынадылар. Ярышта барлыгы 19 бала, 17 әти-әни катнашты. Кызыклы сорауларга җаваплар, кроссворд чишу, пазллар җыю кебек ярышлар балаларны да, өлкәннәрне дә бик кызыксындырды. Командалар арасындагы көндәшлек рухы, җиңүгә омтылу уен барышын тагын да мавыктыргыч итте. Һәм мондый очрашуларның һичшиксез файдалы булуы тагын бер кат исбатланды.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча булекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев