САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Җәлилдә әйдаманнар ярыштылар

Җәлил поселогының 2 нче номерлы урта мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 16 укучы катнашты

Бәйге өч этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре белән таныштырдылар, презентацияләр аша, лайфхаклар ярдәмендә тулырак сөйләделәр. Икенче өлештә алар залда утыручыларга уен уйнаттылар. Өченче этапта “иң яхшы” исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны тәкъдим итәргә, ягъни аудитория белән эшләү сәләтләрен күрсәтергә тиешләр иде. Катнашучыларның һәрберсе дә биремнәрне уңышлы үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.
Абсолют җиңүче булып, Җәлил 2 нче номерлы урта мәктәбеннән Адилә Габидуллина танылды. Ул «Иң яхшы әйдаман» республика бәйгесендә район данын яклаячак. Петровка Завод мәктәбеннән Азалия Хәбибелхакова, Җәлил гимназиясеннән Альфира Гарипова, Нөркәй мәктәбеннән Рөстәм Һадиев призерлар булдылар. Сарман гимназиясеннән Наил Әһелтдинов - "Иң эрудицияле әйдаман”, Сарайлы мәктәбеннән Алия Хөсәенова – "Иң энергияле әйдаман”, Александровка мәктәбеннән Рузилә Мөхәммәдиева "Иң янып торучы әйдаман” исеменә лаек булдылар. Кәүҗияк мәктәбеннән Илнара Обечова - "Иң иҗади әйдаман”, Җәлил 1 нче номерлы урта мәктәбеннән Карина Вәлиәхмәтова – "Иң заманча әйдаман”, Иске Минзәләбаш мәктәбеннән Илвина Шәкүрова - "Иң ярдәмчел әйдаман”, Мортыш-Тамак мәктәбеннән Рәмилә Хөсәенова - "Иң талантлы әйдаман”, Күтәмәле мәктәбеннән Зөһрә Солтанова - "Иң актив әйдаман” булдылар. “Иң яшь әйдаман” Зәлинә Зиннурова иде. "Иң игелекле әйдаман” исемен Сарман урта мәктәбеннән Айдар Әхмәдиев алды. "Иң артист әйдаман” – Саклаубаш мәктәбеннән Айзиля Нуриәхмәтова, "Иң күңелле әйдаман” булып Ләшәү-Тамак мәктәбеннән Айнур Сибгатов танылдылар. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев