САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №26 - Хөсәенов Шәкүр

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №26 - Хөсәенов Шәкүр.

Минем бабама -Хөсәенов Шәкүргә колхозда эшли башлаганда нибары 11 яшь була. Ватан сугышына киткән ир-егетләрнен 2 атын Шәкүргә тапшыралар: яшүсмер малайга колхоздагы барлык авыр эшләрне башкарырга да, ерак җирләргә дә йөрергә туры килә.

1943 елның ноябрендә аны армиягә алалар. Алар Бөгелмә шәһәреннән алып Ерак Көнчыгышның Гродеков шәһәренә кадәр терлек ташучы вагоннарда бер ай чамасы баралар. Яшь солдатларны урнаштырганнан сон, иске солдат киемнәре бирәләр. Шулай итеп ачлы-туклы солдат тормышы башланып китә.

Сугыш беткәч тә аңа туган нигезенә кайтырга насыйп булмый: Кытай чиге янында юллар һәм складлар төзиләр. Ә 9 нчы августта бабай хезмәт иткән дивизия чикне үтеп, Харбин шәһәрен ала. Японнарның Квантун армиясенә каршы сугыш тәмамланганнан соң аларның 22 нче Чапаев исемендәге дивизиясен Владивостокка озаталар, ә аннан соң Камчаткага җибәрәләр. Биредә, бик авыр шартларда, аңа 5 ел хезмәт итәргә туры килә. Ниһаять, ул туган якларына кайта һәм колхозда комбайнчы булып эшли башлый. Ул агроном, сонрак колхоз рәисе булып эшли. Бабам район Советы депутаты була, мактаулы хезмәте өчен “Почет билгесе “ ордены белән бүләкләнә.

Шәкүр бабай 83 яшендә арабыздан китте. Бик сагынам мин аны, гел искә алам.

Хабибуллина Диләрә 5 класс Җәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев