САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №25 - Гайнемов Бикмөхәммәт

"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №25 - Гайнемов Бикмөхәммәт.

Гайнемов Бикмөхәммәт Гайнемөхәммәт улы 1915 елның 15 декаберендә Сарман районы Иске Имән авылында туган. 1939 елда Алабуга военный комиссариаттыннан армияга китә. Свердловскида автобатальонда хезмәт итә. Июнь аенда алар дивизия белән Конбатышка таба кузгалалар. 22 июнь коннендә Витебскида эшелоннан хәрби техниканы бушатканда, дошман самолетлары бомбага тота башлый.Сугыш башланганын менэ шунда гына аңлыйлар. Ә 1942 елда арадан 6 шоферны сайлап алалар да,яшерен рәвештә, яңа гына уйлап табылган корал -" Катюша" серләрен өйрәнергә җибәрәләр. Аннары Сталинград. "Катюша"ны немецлар ничек кенә кулга төшерергә тырышсада, моңа мөмкинлек тудырмадык. 1944 елда Латвиядә бомба шартлаганда кыйпылчык тиеп , аягындагы 3 бармагы өзелә, кулы, бите яралана. Кар өстендә ансыз яткан хәлдә табып алалар аны. Аннары - госпитальләр. 1945 елда 24 январда 2 нче группа ивалид булып авылга кайтып төшә. Кайткач шофер, аннары инженер-механик була. Лаеклы ялга чыккач та эшләп йөрде. 1986 елда 70 яшендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев