САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ТУРЫДА

Депутатыбыз «Сарман» газетасына подписка бүләк итте

Журналистларга уңай мөнәсәбәт — җәмәгатьчелеккә игътибар һәм мәгълүматка булган ихтыяҗны канәгатьләндерүнең бер күрсәткече.

“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына яздыру чорында без абунәчеләребез катнашында төрле бәйгеләр үткәрәбез. Игелек марафоннары оештырып, теләгән һәркемне аңа кушылырга чакырабыз. Мондый акцияләр, гадәттә, җәмгыятьтә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм игелеклелек рухын ныгытуга юнәлтелгән. "Игелек кыл! Подписка бүләк ит!" акциясе дә — халык арасында газета-журналлар укуга, мәгълүматка һәм мәдәнияткә булган ихтыяҗны арттыру, шулай ук җәмгыятьтә игелекле гамәлләрне пропагандалау максатын күз уңында тоткан инициатива. Гаиләңә, әти-әниеңә, якыннарыңа подписка бүләк итеп тә, аңа кушылырга була. 
VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров — игелекле тылсымчыларның берсе. Күпбалалыларга, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, өлкәннәргә — барлыгы 100 кешегә “Сарман” газетасына подписка бүләк итте ул. Агымдагы елның 8 сентябрендә узган сайлауларда 38 санлы Зәй бер мандатлы сайлау округы буенча тәкъдим ителгән депутатка без зур өметләр баглаган идек. Чыннан да, Рияз Фоат улы безнең ышанычларыбызны аклауның беренче адымнарын ясады. Күптән түгел Сарманда уздырылган депутат кабул итүендә аңа Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына төзелеш материаллары алуда, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәре ремонтын федераль һәм региональ программага кертүдә ярдәм күрсәтү кебек сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Рияз Фоатович аларның барысын да ныклап тыңлап, үзенә киләчәктә уңай хәл итәр өчен язып алды. 
Хәзерге заманда электрон массакүләм мәгълүмат чараларында тарала торган хәбәр-яңалыкларның сыйфаты тулысынча ышаныч тудырмый. Теге яки бу текстны кеше язганмы, әллә робот тарафыннан барлыкка килгәнме ул — аңлавы кыен. Шунысы да мәгълүм: теләсә нинди яңалыкны яки хәбәрне үзгәртергә, я бөтенләй сызып, алып ташларга мөмкин. Шуңа күрә, басма матбугат ул ботлар ярдәме белән түгел, ә чын профессионаллар тарафыннан тикшерелгән, грамоталы итеп әзерләнгән мәгълүмат чыганагы булып кала. Аның артында белемле, тәҗрибәле, үз фикере булган геройлар тора. Бу уңайдан журналистларның, мөхәррирләрнең, корректорларның, барлык басма газета һәм журналлар коллективларының роле бик зур. Алар заманча шартларда да югары һөнәри дәрәҗәне тотарга, яшь буынга традицияләрне сакларга өйрәтергә һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга тиешләр, минемчә, — диде Рияз Фоатович, журналистларның җәмгыятьтәге роле хакындагы фикерен белешкәч. 
Дәүләт Советы депутатының  журналистларга уңай мөнәсәбәте һәм район газеталарына подписка бүләк итүе — бу аның җәмәгатьчелеккә игътибары һәм мәгълүматка булган ихтыяҗны канәгатьләндерүнең бер күрсәткече. Мондый акцияләр халыкны актуаль хәбәрләр һәм яңалыклар, социаль һәм мәдәни вакыйгалар белән таныштыру, шулай ук җәмгыятьтә актив гражданлык позициясен формалаштыру өчен мөһим. Матбугатлы булу ул фикер алышу мәйданын да киңәйтә. Мондый төр чаралар дәүләт органнары һәм җирле җәмгыять арасындагы элемтәне ныгытуга зур ярдәм итә.
Без депутатыбыз Рияз Комаровка ярдәме, матбугат чараларына булган хөрмәте, яхшы мөнәсәбәте өчен эчкерсез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, җаваплы хезмәтендә уңыш юлдаш булуын телибез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев