Бүген Халыкара чәй көне
Һәр елны 15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Дистә елга якын без аны Сарман матбугат үзәгендә дә бәйрәм иттек. Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, без аны оештыра алмадык. Киләчәктә матур очрашулар көтсен, чәйле табын безне тагын да берләштерсен, яшәү көче, ләззәт өстәсен.