Терлекчелектә ун айлык эшкә нәтиҗә ясалды
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектә ун айлык эшкә нәтиҗә ясалды

Бүген “Нөркәй” агрофирмасының Шыгай терлекчелек комплексында терлекчелектә 2018 елның ун ае нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, “Агрокөч” җәмгыятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Аян Ибәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.

Шыгай комплексында эшләр торышы белән танышканнан соң, семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Юлтимер авылы мәдәният йортында дәвам итте. Ун айлык эш анализланганнан соң, Әлфис Мөхәммәтгәрәев йомгаклау сүзе белән чыкты.


Нет комментариев