Бүген “Нөркәй” агрофирмасының Шыгай терлекчелек комплексында терлекчелектә 2018 елның ун ае нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, “Агрокөч” җәмгыятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Аян Ибәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.