САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ЭССЕ ДӘ ЯРАМЫЙ, САЛКЫН ДА... РАЙОН БАКЧАЧЫЛАРЫНА КИҢӘШЛӘР

Һава торышы безнең теләк белән сирәк килешә. Аның үз законнары.Ничек сакларга бакчаны челләдән, салкыннан, боздан, яңгырдан?

Көннәр коры, ләкин суык тора икән, үсемлекләр үсүдән туктый. Салкында яшелчәләргә суны бик сакланып, туфрак кипкәннән соң гына сибәргә кирәк. Салкын һава һәм юеш туфрак – чирләр баш калкытсын өчен менә дигән шарт.

Суны аз сипсәгез дә, туфракны еш йомшартып торыгыз. Ике кат чылатканчы, бер кат йомшарт, диләр бит. Туфрак көпшәк булса, үсемлекләрнең тамырларына һава да, туфрактагы ашламалар да тизрәк үтеп керә, аларны көчле итә.

Салкын җәйне азотлы ашламалар белән мавыкмагыз. Аның урынына комплекслы ашлама куллану яхшырак булыр.

Икенче катаклизм – челлә эссесе. Суык начар булган кебек, эссе һава торышы да бик әйбәт түгел. Эсседә үсемлекләр чәчәкләрен коя, серкәләнми. Көннәр кызу торганда туфрак кирәгеннән артык җылынып, андагы микроорганизмнар үлә, үсемлек тамырлары пешә. Моны булдырмас өчен, түтәлләрегезне аксыл төстәге әйбер белән мүлчәләгез. Ул салам, кипкән печән (чүп үләннәренең өлгергән орлыклары булмасын), берничә еллык пычкы чүбе (яңа пычкы чүбе кулланырга ярамый, ул азотны юкка чыгара), гәҗит кәгазе булырга мөмкин. Әйтәсе дә юк, эсседә суны күбрәк сибәргә кирәк. Моны кичен, кояшта торып җылынган суны өстән бөркеп сипсәң әйбәтрәк. Теплицага утырткан үсемлекләр эсседән бигрәк тә җәфа чигә. Теплицаның эчке ягына акбур сиптерергә яки өстән тукыма белән капларга була. Алай иткәндә эчтәге температура бераз кими. Туфракка ашлама кертү алдыннан, башта яхшылап су сибегез.

 Җәй яңгырлы килсә?

Артык дым – гөмбә чирләре өчен курорт һавасына тиң инде. Алдан ук үсемлекләр арасын ерак калдырып утырткан булсагыз, бик яхшы. Помидор, борчыларның аскы яфраклары юеш туфракка тиеп тормасын. 

Көчле яңгырлар туфракны бик тыгызлый, әледән-әле йомшартып торырга кирәк. Ә менә чүп үләннәренә яңгыр бер дә комачаулый, алар котырып үсә. Яңгырлы елны чүпне күбрәк утыйсы булачак.

Мондый җәйне күбрәк калийлы ашламалар куллану отышлы.

Яңгырлар артыкка китсә, бик дым яратмый торган үсемлекләр өстенә полиэтилен пленка капларга була, аның аша яңгыр үтми. Ә үсемлекләр пешмәсен өчен, баш-башларын ачык калдырыгыз.

 Боз сукса?

Ямьле җәйнең тагын бер афәте – көннәр эссе торганда боз явып китәргә мөмкин. Кайчак ул түтәлләргә бик зур зыян сала.

Тәүге реанимация чараларыннан: үсемлекләргә җылымса су бөркү. Бу аларны стресс халәтеннән чыгара. Комплекслы ашлама кертү дә боз суккан яшелчәләрнең тизрәк тернәкләнүенә китерә. Бер литр сары суга (катык суы) 10 тамчы йод тамызып сибү дә яраларны тизрәк төзәтергә булыша. Һәм иң мөһиме: боз һөҗүменнән соң шакырдап каткан туфракны тизрәк йомшарту, югыйсә берни дә булышмас.

 Чыганак: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=9147

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев