САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бүген күпләрнең яраткан "Зебра" сын пешерәбез

Күпләрнең яраткан "Зебрасы"

Рецепт:
4 салкынча йомырканы миксер савытына салып тугларга куйдык, чеметеп кенэ тоз салдым, шуңа 100 гр шикәр комы салып күперттек. Аерым савытта, өй температурасы йомшартылган 100 гр ак майга 100 гр песок салып миксер белән болгатып алдык та, йомырка массасына салып тагы миксер белән әйләндереп алдык..
5 аш калагы шәһәр каймагын салдым. 230 гр иләнгән онга 2 чәй калагы разрыхлитель, ванилин салып болгаттык һәм майлы, йомыркалы массага оныбызны салабыз да туглыйбыз..
Шушы массаны икегә бүлдем, берсенә 2 аш калагы тирәсе какао салдым (үзегезгә карагыз, 1 не салсагыз да була, ихтыярыгыз). Инде табаны майладым да, онладым да камырны чиратлашып берешәр калак салып чыктым.

Өстен узорлыйбыз.

Рецепт авторы Мәрьям Миңнеголова (@mariamminnegulova.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев