Сарманда әтиләрне хөрмәтләделәр
Мәдәният

Сарманда әтиләрне хөрмәтләделәр

Билгеле булганча, ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 18 октябрьгә туры килә.

Районда бәйрәм чаралары алдан ук башланды. 15 октябрьдә район мәдәният йортында, әтиләргә багышлап, зур концерт куелды. Мәдәният хезмәткәрләре кадерле кешеләребезгә иң матур җырларын һәм биюләрен багышладылар. Ә район мәдәният йорты хезмәткәре Айгөл Миңнехуҗина иң матур теләкләрен җиткерде.

– Әти кеше – гаилә башлыгы гына түгел, ул балалар өчен беренче остаз, беренче герой. Аларның киң җилкәләре артында без үзебезне һәрвакыт сакланган һәм якланган итеп тоябыз. Гаиләдә әни җылылык һәм мәхәббәт чыганагы булса, әти – гаиләнең ныклы терәге, ышанычлы калканы һәм горурлыгы. Сезнең һәр сүзегез – киңәш, һәр эшегез – үрнәк, – диде ул.


Нет комментариев