Комиссиядә балаларның иминлеген саклау буенча эшне тагы да көчәйтү бурычы куелды
Иминлек

Комиссиядә балаларның иминлеген саклау буенча эшне тагы да көчәйтү бурычы куелды

Бүген муниципаль район каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты рәисе Наил Сафин алып барды.

Утырышта балалар һәм үсмерләрнең иминлеген саклау, аларның самокат, питбайк, мотоцикл кебек транспортта хокуксыз йөрүләренә юл куймау, даими контрольдә тоту мәсьәләсе каралды. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев район һәм республика саннарына тукталды, ата-аналар һәм балалар арасында ныклап аңлату эшләре алып барырга кирәклекккә тукталды. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова укучыларны юллардагы бәла-казалардан саклау буенча үткәрелә торган чаралар, ата-аналар белән алып барыла торган эшләр белән таныштырды. Утырышка йомгакны Наил Әнвәр улы ясады. Ул балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларына, аларның самокат, питбайк, мотоцикл кебек транспортта бәхетсезлек очракларына юлыгуларына юл куймау буенча эшне тагы да активлаштырырга кирәклегенә басым ясады, җаваплы оешмалар алдына бурычлар куйды.


Нет комментариев