Татарстанда 800 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуны чикләгән
Җәмгыять

Татарстанда 800 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуны чикләгән

Татарстанда үз финансларын мошенниклардан якларга теләүчеләр саны артта бара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 863 меңнән артык кеше кредит алуга үз-үзенә рәсми рәвештә тыю салган.

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Цифрлы үсеш министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Ленар Бадыков белдерде. Аның сүзләренчә, бу чара гражданнарга үзләрен аферистлардан сакларга булыша.

Әлеге хезмәт халык арасында зур популярлык казанган: МФЦ (Күпфункцияле үзәк) аша гына да 83 меңнән артык кеше әлеге чикләүне рәсмиләштергән. 


Нет комментариев