Казанда 1896 елгы абсолют температура рекорды яңартылды
Һава торышы

Казанда 1896 елгы абсолют температура рекорды яңартылды

Татарстан башкаласында 130 ел элек куелган температура рекорды яңартылды. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына таянып «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, 13 октябрьдә шәһәрдә аномаль җылы һава торышы теркәлгән.

«Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +22,3 градуска кадәр күтәрелгән, ә аэропорт районында һава +21,3 градуска кадәр җылынган.

Бу көн өчен моңа кадәр булган тарихи рекорд 1896 елдан бирле сакланган — ул вакытта Казан университеты метеостанциясендә +20,1 градус җылылык теркәлгән булган.

Элек синоптиклар октябрь уртасы республикада климатик нормадан уртача биш градуска җылырак булачак, дип кисәткән иде.

Татарстанга килгән аномаль җылылык һәм антициклон турында тулырак безнең материалда укыгыз.


Нет комментариев