Яңа Әхмәт авылында яшәүче Ринат Миннәхмәт улы белән Гөлназ Мисбах кызы Гыйльфановларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды.
Алтын юбилярлар якыннарыннан тәбрик сүзләре кабул иттеләр. Районда Республика көне уңаеннан узган тантанада Гыйльфановлар район Советының Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.
Нет комментариев