Закон һәм без рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җәлилдә чираттагы рейд үтә
Бүген Җәлил бистәсендә район ЮХИДИ хезмәткәрләренең чираттагы рейды үтә. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык юнәлешләр буенча эшлиләр: кагыйдә бозучы җәяүлеләр, автомобиль һәм автобус йөртүчеләр ачыклана. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Сарманлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 9 октябрьдә 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Сармандагы күпфункцияле үзәктә (Куйбышев урамы, 36 нчы йорт) район юристлары бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.
-
Район участковые Радик Шәмсиев Бөтенроссия конкурсының икенче этабына үтте
Бүген "Народный участковый" Бөтенроссия конкурсының икенче этабы башланып китте. Сарман районыннан икенче этапка полиция капитаны Радик Шәмсиев үтте. Тавыш бирү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтына әлеге сылтама буенча үтәргә кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче Республиканы федераль дәрәҗәдә тәкъдир итәчәк. Катнашучылар анкетасы
-
Җәлилдә булган юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара
23 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 16:45 сәгатьтә ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм укучы баланы бәрдерә. Бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә укучы бала уң аяк буынын имгәтә һәм Җәлил хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта әлеге юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара. Юл һәлакәтенең шаһитлары булса, район...
-
Районда "Җәяүле кичүе" операциясе бара
Ул машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүләрен, шулай ук җәяүлеләрнең тиешле булмаган урыннарда юлны аркылы чыгуларын кисәтүне күздә тотып уздырыла. Чара 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Светлана Миңнуллина район пенсионерларына октябрь ае буе бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк
Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты Светлана Миңнуллина пенсионерларга октябрь ае буе бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Адресы: Сарман авылы, Муса Җәлил урамы, 63 нче йорт. Килер алдыннан 2-51-84 яки 8-9656119788 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
-
Сарман район һәм җәмәгать судлары коллективы республика нәфис иҗат конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Сентябрь ахырында Азнакай шәһәрендә суд хезмәткәрләренең "Фемида илһам дуслыгында" ("Фемида в содружестве муз") республика нәфис иҗат конкурсының көньяк-көнчыгыш зона туры үткәрелде. Ул Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланды. Конкурсның зона турында Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Чирмешән, Баулы һәм Сарман районнарының район, шәһәр, җәмәгать судлары хезмәткәрләре катнаштылар. Ярышлар алдыннан...
-
Районда "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелә
Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 30 сентябрьдә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча "Тоннель" чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йөртү таныклыгыннан башка идарә итү, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, транспорт...
-
Яр Чаллы-Сарман юлында җәяүлене бәрдергәннәр
29 сентябрьдә 22:12 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 42 нче километрында Toyota Corolla автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм җәяүлене бәрдерә. Җәяүле юл уртасыннан барган булып чыга. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле шундук вафат була.
-
Сарманда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
26 сентябрьдә "Сарман" кинотеатрының Конференц-залында (Ленин урамы, 28 нче йорт) Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул "Россия юристлары ассоциациясе" тарафыннан игълан ителде. Халыкны 8:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр нотариус кабул итәчәк. Шул ук көнне Сарманның Муса Җәлил урамы, 63 нче йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә...
-
Җәлилдә мәктәп укучысын машина бәргән
23 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 16:45 сәгатьтә ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм укучы баланы бәрдерә. Бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә укучы бала уң аяк буынын имгәтә һәм Җәлил хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.
-
Сарман районында "Частник" операциясе бара
Районда "Частник" профилактик операциясе бара. Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте бүлекчәсе белән берлектә үткәрә торган бу чара барышында шәхси үзйөрешле техника һәм аларның арбаларының торышы, теркәү һәм куллануга рөхсәт документлары, шулай ук алар тарафыннан юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәве тикшереләчәк. Чара 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Сарманлылар иң яхшы участковыйны сайлыйлар
Бүген "Народный участковый" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы старт алды. Иң яхшы участковый интернетта тавыш бирү алымы белән сайлана. Участковыйларны сайлау 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр район дәрәҗәсендә була. Тавыш бирү өчен nar.police2013@yandex.ru адресына, участковыйның исем-фамилиясе-отчествосын һәм эшләгән урынын күрсәтеп, хат җибәрергә кирәк. Район участковыйлары исемлеге 38.mvd.ru сайтыннан рәсем файдаланылды.
-
Районның атна шәхесе – Эльдар Сабиров
Эльдар Сабиров Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Сарман районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Эльдар Сабиров билгеләнде. Эльдар Равил улы 1981 елның 31 августында Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә туа. 2003 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын "Юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Яр Чаллы шәһәре прокуратурасында тикшерүче булып эшли...
-
Җәлил-Сарман юлындагы авария фаҗига белән тәмамланды
3 сентябрьдә 20:20 сәгатьтә Җәлил-Сарман юлының 21 нче километрында ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне, алдан баручы машинага дистанцияне сакламый һәм КамАЗ-5511 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән ВАЗ-21150 автомобиле йөртүчесе фаҗига урынында вафат була. Шулай ук укыгыз: Ләшәү Тамак авылы егете юл һәлакәтенә очраган