Узган атнада, 24–30 август көннәрендә Татарстан Республикасында химия матдәләре белән 57 кискен агулану очрагы теркәлгән. Бу хакта токсикологик мониторинг нәтиҗәләренә таянып Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Зыян күрүчеләрнең күпчелеген ир-атлар тәшкил итә — 70,1 процент, ә хатын-кызлар өлешенә 29,9 процент туры килә. Агуланучылар арасында балалар 12,2 процентны тәшкил итә, һәм аларның барысы да өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында ялгыш агуланган. Үсмерләр арасында исә бу күрсәткеч 10 процентка җитә.
Аңлы рәвештә агулануларның 75 проценты аңны томалау максатыннан кылынса, калган 25 проценты үз-үзенә кул салу омтылышларына туры килә. Очраклы агуланулар арасында иң зур өлешне исерү максаты биләп тора — 48,1 процент. Шулай ук ялгыш кабул итү аркасында — 14,8, үз белдеге белән дәваланудан — 11,1 һәм очраклы очрашудан 3,7 процент агулану теркәлгән, калган 22,3 проценты башка сәбәпләргә бәйле. Моңа өстәп, гомуми очракларның 16сы спиртлы эчемлекләр һәм спиртлы сыеклыклар белән бәйле, ләкин аларның каян алынуы билгесез кала.
Нет комментариев