Белем бәйрәме котлы булсын!
Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар! Барыгызны да Белем бәйрәме һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу көнне без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, сыйныфташларыбызны искә төшерәбез. Тормышыбыздагы барлык уңышларның нигезе мәктәптә салынган.
Мәгариф тармагындагы эшчәнлекне тагын да яхшыртырга, балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын күтәрергә ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, аларның матдитехник базаларын, автопаркларын яңарту, грант ярдәме күрсәтү – бу юнәлештә сөенечле күренеш. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре балаларны кабул итәргә әзер.
Кадерле балалар, алдыгызда – яңа, кызыклы уку елы. Мәктәп сезне туган илебезне яратырга, бөек илебезнең, республикабызның лаеклы гражданнары булырга өйрәтер. Тырышып укыгыз, мәктәптә үткән һәр көнегезнең кадерен белегез. Уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын.
Хөрмәтле укытучылар, яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Аерым рәхмәт сүзләрем – мөхтәрәм мәгариф ветераннарына.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның мәктәптә яхшы укуларын, илебезнең лаеклы гражданнары булуын күреп шатланырга язсын сезгә.
Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле имин тормыш телим. Уку елы һәркайсыгыз өчен дә нәтиҗәле булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев