30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Төннәрегез тыныч, йокыларыгыз тәмле булсын, Сарманлылар.
Йокыларыгыз тәмле булсын! Фото:https://vk.com/atannary
-
Нөркәйдә күмәк эшнең кадерен беләләр
Нөркәйдә үткәрелгән халык җыенында иң элек җирлек башлыгы Рәшит Гайсинның узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында отчеты тыңланды. "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев узган елның уңышлы булуын билгеләп үтте, башкарылган эшләргә тукталды. Участок инспекторы Рәсим Сафин райондагы һәм авыл җирлегендәге криминоген хәл турында сөйләде. Халыкны социаль...
-
Мортыштамакта барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп хәл итәләр
Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә халык җыены узды. Ул башланыр алдыннан мәдәният йортына күчерелгән музейның Сугыш һәм хезмәт даны бүлеген ачу тантанасы булды. Җыенда иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев чыкты. «Сарман» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров бүлекчәнең...
-
Район балалар бакчаларында «Яшел ут» бәйгесе дәвам итә
Районда балалар бакчалары катнашында, балалар арасында юл-транспорт тарвматизмын кисәтү буенча «Яшел ут» бәйгесе дәвам итә. Бәйге 2 номинациядә үтә: «Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтүче иң яхшы тәрбияче» һәм «Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы». Конкурсның финалы 8 февральдә үтәчәк. Анда катнашучы 10 тәрбияче үзләренең визит карточкасын...
-
Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды
Аның эшендә район Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнашты һәм районның социаль-икътисади торышы турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган ел җирлектә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Авыл мәктәбе эшчәнлеге белән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Хуҗина чыгышы тыңланды. Ул мәктәп бинасын киләчәктә ремонтлау планына кертүне үтенде. "Сарман"...
-
Төркиядә Гөлсем ханым табып алып тәрбияләгән Россия егете Өмет вафат
Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-күзәтеп торган. Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Антальяда яшәүче Гөлсем...
-
Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак. (Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган. Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды....
-
2018 - ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ЕЛЫ ИКӘНЕН САРМАНЛЫЛАР БЕЛӘМЕ?
2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел булачак, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.Шиһабетдин Мәрҗани татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп...