САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөркәйдә күмәк эшнең кадерен беләләр

Нөркәйдә үткәрелгән халык җыенында иң элек җирлек башлыгы Рәшит Гайсинның узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында отчеты тыңланды. "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев узган елның уңышлы булуын билгеләп үтте, башкарылган эшләргә тукталды. Участок инспекторы Рәсим Сафин райондагы һәм авыл җирлегендәге криминоген хәл турында сөйләде. Халыкны социаль...

Нөркәйдә үткәрелгән халык җыенында иң элек җирлек башлыгы Рәшит Гайсинның узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында отчеты тыңланды. "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыев узган елның уңышлы булуын билгеләп үтте, башкарылган эшләргә тукталды. Участок инспекторы Рәсим Сафин райондагы һәм авыл җирлегендәге криминоген хәл турында сөйләде. Халыкны социаль яклау идарәсе белгече Резедә Хаҗиеваның чыгышы бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә, "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләргә багышланды.

Җыен эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнашты һәм районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Соңыннан тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанучылар, авыл җирлеге эшләрендә актив катнашучылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев