САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район балалар бакчаларында «Яшел ут» бәйгесе дәвам итә

Районда балалар бакчалары катнашында, балалар арасында юл-транспорт тарвматизмын кисәтү буенча «Яшел ут» бәйгесе дәвам итә. Бәйге 2 номинациядә үтә: «Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтүче иң яхшы тәрбияче» һәм «Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы». Конкурсның финалы 8 февральдә үтәчәк. Анда катнашучы 10 тәрбияче үзләренең визит карточкасын...

Районда балалар бакчалары катнашында, балалар арасында юл-транспорт тарвматизмын кисәтү буенча «Яшел ут» бәйгесе дәвам итә. Бәйге 2 номинациядә үтә: «Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтүче иң яхшы тәрбияче» һәм «Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы». Конкурсның финалы 8 февральдә үтәчәк. Анда катнашучы 10 тәрбияче үзләренең визит карточкасын тәкъдим итәчәкләр һәм аларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшереләчәк. Моннан тыш хәр тәрбияченең, һәм балалар бакчасының конкурс шартларына туры килгән эшчәнлекләре буенча альбомнары тәкъдим ителәчәк. Җиңеп 1 урынны яулаган тәрбияче һәм балалар бакчасы коллективының эшләре Республика конкурсына җибәрелә.

29 январьда Сарманның 1 нче номерлы «Кояшкай» һәм 2 нче номерлы «Лилия» балалар бакчаларында конкурста катнашучы тәрбиячеләр балаларга юл иминлеген өйрәтү буенча эшчәнлекләрен күрсәттеләр.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе А.Р.Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев