САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды

Аның эшендә район Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнашты һәм районның социаль-икътисади торышы турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган ел җирлектә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Авыл мәктәбе эшчәнлеге белән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Хуҗина чыгышы тыңланды. Ул мәктәп бинасын киләчәктә ремонтлау планына кертүне үтенде. "Сарман"...

Аның эшендә район Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнашты һәм районның социаль-икътисади торышы турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган ел җирлектә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Авыл мәктәбе эшчәнлеге белән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Хуҗина чыгышы тыңланды. Ул мәктәп бинасын киләчәктә ремонтлау планына кертүне үтенде. "Сарман" агрофирмасының хезмәт уңышлары, бүлекчәдә хезмәт куючыларның керткән өлеше хакында бүлекчә җитәкчесе Ризван Закировка сүз бирелде. Участок полиция хезмәткәре Марс Кәримов әле биредә күптән түгел эшли башлаган. Халык иминлеген, тынычлыгын саклауда бердәмлеккә чакырды ул. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина үзәктә халыкның сәламәтлеген ныгыту шартлары, мөмкинлекләре белән таныштырды. Ахырдан җирлек халкы үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев