Мортыштамакта барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп хәл итәләр
Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә халык җыены узды. Ул башланыр алдыннан мәдәният йортына күчерелгән музейның Сугыш һәм хезмәт даны бүлеген ачу тантанасы булды. Җыенда иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев чыкты. «Сарман» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров бүлекчәнең...
Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә халык җыены узды. Ул башланыр алдыннан мәдәният йортына күчерелгән музейның Сугыш һәм хезмәт даны бүлеген ачу тантанасы булды. Җыенда иң элек 2017 елда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев чыкты. «Сарман» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров бүлекчәнең эш күрсәткечләре белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Марс Кәримов үз чыгышында райондагы криминоген хәлгә тукталды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгышы районның 2017 елдагы социаль-икътисади хәле турында иде. Авылдашлары исеменнән сүз алып, Мөнирә Исмәгыйлова җирлектәге бюджет оешмалары хезмәткәрләренә, мәчеткә даими ярдәм итеп торучы авылдашларына рәхмәт сүзләре ирештерде, Боламык авылы зиратын койма белән әйләндерүдә ярдәм сорады. Ул шулай ук тел, дин, тәрбия мәсьәләләренә тукталды. Җыенда Сарман-Әлмәт юлының Мортамакка борылган җирендә борылышның кискен булуы, юл билгеләре кирәклеге, тар тыкрыкларны кардан чистарту мәсьәләләре дә күтәрелде. Ахырда бүләкләүләр булды.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев