28 июнь 2017 яңалыклары
-
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Харисова Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы билгеләнде. Ул 1960 елның 20 ноябрендә Сарман авылында туган. 1981 елда Алабуга дәүләт педагогия, 2010 елда Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Морбаш сигезьеллык мәктәбендә укытучы буларак башлый. Соңыннан Игәнәбаш...
-
Ләке авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде
Ләке авыл җирлеге башлыгы итеп Шәрипова Лилия Ивановна сайланды. Ул 1981 елның 29 июлендә Дружба авылында туган. 2006 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогик, 2014 елда Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый, 2015 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбендә квалификациясен күтәрә. Хезмәт юлын Чаллы шәһәре балалар...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә санитар сәгать үтте
Районда Сабантуйларга әзерлек дәвам итә. Аның кысаларында санитар сәгатьләр дә үткәрелә. Бүген без дә өмәгә чыктык - Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге территориясен чүпләрдән арындырдык, үләннәрне чаптык.
-
Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуе "Кырык Чишмә" буенда үтәчәк
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне 30 июньдә үтәчәк Яхшыбай һәм Анак авылларының кичке Сабантуена чакырабыз. "Кырык Чишмә" буена рәхим итегез! Башлана 17.00 сәгатьтә.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сельдерей белән язгы салат
Сезгә сельдерей белән язгы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - болгар борычы - 60 грамм; - сельдерей сабаклары - 70 грамм; - редис - 2 данә; - яшел суган - 2 данә; - 18 % эремчек - 2 аш калагы; - тәмләткечләр - ½ аш калагы; - сарымсак -...
-
Сарманлылар "Иң зәвыклы бакча" рубрикасына фотолар җибәрә алалар
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Белгәнебезчә, быел да сезнең һәркайсыгыз, яз җитүгә, үзенең яшәгән урынын, тирә-ягын тәртипкә китерә - чистарта, төзекләндерә, яшелләндерә, кыскасы, матурлый һәм үзе өчен уңайлы итә башлады. Әйләнә-тирәгез яшеллеккә, чәчәкләргә күмелде. Бу - һәр ел саен шулай. Нәтиҗәдә тәҗрибә уртаклашу, матурлыкка омтылуны җәелдерү, әйләнә-тирә мохитне саклау максатыннан, газетабызда "Иң...
-
Район халкы өчен намаз вакытлары
Сезгә июнь аеның калган көннәре өчен намаз вакытларын тәкъдим итәбез.
-
"Сарман"га быелның икенче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калды
Хөрмәтле сарманлылар! Быелның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы гына көннәр калды. Әмма язылырга өлгермәгәннәр ай ахырына кадәр "Сарман"га языла алалар әле. Аңа ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 669, оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә. "Новый Сарман" газетасына 390 сумга язылырга мөмкин. Район газетасына альтернатив яздыру...
-
Районда Сабантуйлар җитә
Районда Сабантуйларның июль аенда булачагын без хәбәр иткән идек. Билгеле булганча, быел Сабантуй район үзәгендә - 1 июльдә, Җәлил бистәсендә һәм авылларда 2се булачак. Кайбер җирлекләрдә ул шулай ук 1се үтәчәк, тик Сарман Сабантуеннан соң. Ләке авылында Сабантуй 8 июльгә планлаштырылган - аны Питрау бәйрәме белән бергә үткәрергә уйлыйлар. Игътибарлы...