27 июнь 2026 яңалыклары
-
Сигез укучыга көмеш медаль тапшырылды
Чыгарылыш кичәсе бүген Җәлил поселогы укучылары өчен дә үткәрелә. Поселокның 44 укучысы бүген аттестатлы булачак.
-
Алтын медаль ияләрен Индира Сәхипова бүләкләде
Бүген район мәдәният йортында узган чыгарылыш кичәсендә 8 укучы 1 дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә ия булдылар.
-
Ике айда районда ун исерек машина йөртүче җаваплылыкка тартылган
Соңгы вакытта алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларның саны кимесә дә, аларны гел юк дип әйтеп булмый. Әйтик, Сарман районы җәмәгать судьяларының 1 һәм 2 суд участокларында апрель аенда исерек машина йөртүчеләр белән бәйле – 6, май аенда 4 эш каралган. Кагыйдәне иң күбе кемнәр боза һәм ни өчен? Җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйховага шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
-
Район яшьләре лидеры Руслан Гыйльфанов бәйрәм белән тәбрикли
Хөрмәтле райондашлар, кадерле яшьләр! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйм.
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яшьләр көне белән котлый
Хөрмәтле егетләр һәм кызлар! Хөрмәтле сарманлылар! Сезне Яшьләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
-
260 меңнән артык татарстанлы репродуктив тикшерү үткән
Татарстанда репродуктив сәламәтлек буенча диспансеризация узганнар саны 260 934 кешегә җиткән. Бу — «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы чараларның нәтиҗәсе. Тикшерүләр авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм репродуктив өлкәдәге куркынычларны киметергә ярдәм итә.
-
Татарстанда яшенле яңгыр көтелә: көндез +19 градус булачак
Шимбә көнне республикада үзгәрешле болытлы һава шартлары көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, ә кайбер районнарда яшен фаразлана, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.