26 май 2026 яңалыклары
-
«Лилия» балалары бакча белән саубуллаштылар
Бу көннәрдә балалар бакчаларында да кызу “урак өсте” – мәктәпкәчә төркем балалары бакча белән саубуллашалар. Бәйрәм тантанасы бүген Сарманның “Лилия” балалар бакчасында да бик дулкынландыргыч узды.
-
Татарстанда быел 3 меңнән артык исерек машина йөртүче тоткарланган
Татарстан юлларында быел инде 3137 машина йөртүче исерек билгеләре белән идарә иткәндә тоткарланган. Бу хакта республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда милли проект буенча 17 светофор объекты яңартыла
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында быел 17 светофор объектын модернизацияләү планлаштырыла. Бу хакта республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда МХОда катнашучыларга ярдәм итү буенча өч меңнән артык акт эшли
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча 16 юнәлештә өч меңнән артык акт эшли. Бу хакта ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанлыларны 27 майда яшен, томан һәм көчле яңгыр турында кисәттеләр
Татарстан халкын иртәгә, 27 майда, көтелгән яшен, кыска вакытлы җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, томан һәм көчле яңгыр турында кисәтәләр, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Күтәмәле мәктәбен ике укучы тәмамлый
Бүген Күтәмәле авылы мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. 9 сыйныфны тәмамлаган ике укучы өчен ул, чыннан да, соңгы тапкыр яңгырады. 4 сыйныфтан бишенчегә ике укучы күчтеләр.
-
Татарстанда су баскан территорияләр тулысынча судан арынган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада су баскан барлык өй яны участокларыннан ташу суы киткән.
-
Сарман урта мәктәбен 14 укучы тәмамлады
Бүген илебез мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» чыңлады.
-
Бүген Татарстанда яшенле яңгыр көтелә: температура +28 градуска кадәр җылыта
26 майда Татарстанда һава торышы үзгәрүчән булачак. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Иртән һәм көндез урыны белән җил көчәя – 14 метрга, ә кайбер районнарда 16-21 метрга кадәр җитә, дип яза «Татар-информ» МА.