26 апрель 2026 яңалыклары
-
Сарманлылар өчен 2026 елның май аена намаз вакытлары
Хөрмәтле сарманлылар! Сезнең өчен 2026 елның май аена көндезге биш вакыт намаз вакытларын тәкъдим итәбез.
-
Сарман китапханәсендә Тукайны бергәләп укыдылар
Акция-конкурска райондашларыбыз да кушылдылар. Аның беренче туры авыл китапханәләрендә үткәрелде. Тукай шигырьләрен иң сәнгатьле итеп укучылар район турына үттеләр. 16 апрель көнне район үзәк китапханәсендә алар сәнгатьле сөйләм осталыкларын күрсәттеләр.
-
Гөлия Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулады
Халкыбыз тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен барлау һәм саклау, үсеп килүче буында милләтебезгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү һәм үзаңнарын формалаштыруны күздә тотып, «Ак калфак» IX Бөтенроссия укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең финал өлеше Казан шәһәрендә үтте.
-
Районда дүрт исерек машина йөртүче тоткарланган
Март аенда җәмәгать судьяларының 1 һәм 2 суд участокларында алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыру белән бәйле 4 эш каралган.
-
Республикада 26 апрельдә җепшек кар һәм +14 градус җылы булачак
Якшәмбе көнне республикада көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Аерым районнарда җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.