Районда дүрт исерек машина йөртүче тоткарланган
Март аенда җәмәгать судьяларының 1 һәм 2 суд участокларында алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыру белән бәйле 4 эш каралган.
Югарыда күрсәтелгән айда район судында мондый эшләр каралмаган. Бу – сөенечле хәл, чөнки, һәркемгә билгеле булганча, алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыру юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып тора.
Бу моның өчен юридик җаваплылык каралу белән генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлегенә җитди зыян килү һәм гомер өзелү ихтималы белән дә куркыныч. Шулай итеп, бу юлы кемнәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган соң? Бу сорауны без 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйховага бирдек.
– Эшләре судта каралган 4 кешенең берсе – хатын-кыз, өчесе – ир-ат. Хатын-кыз өреп чыгарган бер литр һавада 0,240 мг алкоголь барлыгы ачыкланган. Ул юл сагында торучылар тарафыннан төнлә – 22.55 сәгатьтә тоткарланган. «Эштән кайтышлый шампан шәрабе эчтем», – дип аңлаткан ул үз гамәлен. Хокук сакчыларының законлы таләпләрен берсүзсез үти, алкотестерга өрә. Икенче кагыйдә бозучы – ир ат өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме 0,820 мг тәшкил иткән. Ул инспекторлар кулына көпә-көндез – 15.00 сәгатьтә эләгә. Әле ярый, хокук сакчылары аны вакытында күреп тоткарлаганнар, кичкә кадәр шул хәлдә руль артында йөрсә, үзе генә зыян күреп калмаска, кемгәдер кайгы китерүе дә ихтимал иде бит. Аннан соң, 0,820 мг белән генә канәгатьләнмәве дә бик мөмкин иде. Өченче кагыйдә бозучыны инспекторлар иртәнге 07.46 сәгатьтә тоткарлыйлар. «Кичтән бераз салган идем», – дип аңлата ул үз гамәлен. Ә дүртенче кагыйдә бозучы хокук сакчылары кулына 22.35 сәгатьтә килеп каба. Ул төнге вакыт булудан нык кына файдаланган, күрәсең, чама хисен бөтенләй онытып җибәргән – кагыйдә бозучы өреп чыгарган бер литр һавада 1,193 мг алкоголь табылган. Ул суд утырышына да килмәде, килмәячәге турында кисәтеп тә тормады. Калган өч кагыйдә бозучы да суд утырышында катнаштылар, үз гаепләрен тулысынча таныдылар, үкенүләрен белдерделәр. Үкенмәслек тә түгел, хәзер аларга урам буйлап машинада түгел, җәяү йөрергә туры киләчәк. Чөнки кагыйдә бозучыларның дүртесе дә суд карары нигезендә ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр, аларга 45 мең сум күләмендә штраф салынды, – диде ул.

Әле ярый, кагыйдә бозучылар аварияләргә сәбәпче булмаганнар. Тик мондыйлар юлтранспорт һәлакәтләре китереп чыгармас, дип әйтеп булмый, чөнки алкоголь игътибарны киметә, реакцияне акрынайта, алар тизлек һәм ара ераклыгын дөрес чамалый алмыйлар, каршылыкларны һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны соң күреп алалар. Моннан тыш, аек булмаган кеше үз мөмкинлекләрен дөрес билгели алмый, аңа ул барысын да булдыра ала кебек тоела. Болар барысы да аварияләр ихтималын күпкә арттыра, шул исәптән – авыр нәтиҗәләргә китерә торганнарын да. Аларда машина йөртүче үзе генә түгел, башка кешеләр имгәнергә яки гомерләре өзелергә мөмкин. Кайчакта, башкалар зыян күргән очракта да машина йөртүченең үзенә берни дә булмый. Шуңа күрә руль артына утыручылар колагына шуны әйтәсе килә: сак булыгыз, үзегез һәм башкалар сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куймагыз!
Рәсем ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев