25 июнь 2026 яңалыклары
-
«Гаилә атналыгы»нда 120 ТР гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алачак
Быел Татарстан инициативасы белән «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнә торган гаиләләр саны артты. Элек 70 булган бу күрсәткеч, хәзер 120гә җиткерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда азык бодаенда пестицидлар нормасы арткан
Чистай һәм Алексеевск районнарында 2025 елгы уңышның ике партия бодаенда – гомуми авырлыгы 4,5 мең тонна булган үрнәкләрдә – пиримифос-метил пестицидының рөхсәт ителгән күләме артып киткән. Бу хакта АПК продукциясенең куркынычсызлыгы һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстандагы филиалы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманлылар өчен 2026 елның июль аена намаз вакытлары
Хөрмәтле сарманлылар! Сезнең өчен 2026 елның июль аена көндезге биш вакыт намаз вакытларын тәкъдим итәбез.
-
26 июньдә Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә
Иртәгә, 26 июньдә, көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, һава торышы кискен начарланачак. Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр җитәчәк, көчле яңгыр явуы да көтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
ТР Хисап палатасы дәүләт закупкаларында 171 млн сумлык хокук бозулар ачыклаган
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Хисап палатасы дәүләт закупкаларын башкарганда 171 млн сумлык төрле хокук бозуларны теркәгән. Бу хакта палата аудиторы Александр Якупов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Татарстан ветераннары «Абилимпикс»ка 126 кешелек команда белән бара
Махсус хәрби операция ветераннары арасында үткәрелә торган «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында Татарстаннан 126 ветеран катнашачак. Бу сан узган елныкына караганда сизелерлек арткан – 2025 елда республикадан барлыгы 79 кеше финалга чыккан иде.
-
Яхшы Караннан Нина Гомәрова Тукайга багышланган бәйгедә җиңде
«Казанские ведомости» газетасы «Минем Тукай» дип исемләнгән бәйге оештырган иде.
-
25 июньдә Татарстанда һава торышы: болытлы һәм +25 градус җылы булачак
25 июньдә Татарстанда көндез температура +19...+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Һава шартлары болытлы булачак, кайбер вакытларда кояш чыгачак. Көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.