25 май 2017 яңалыклары
-
Өлкәннәрне, авыруларны караган өчен компенсация һәм айлык акчалата түләүләр стажга шәхси исәп мәгълүматлары нигезендә кертеләчәк
Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле 1 группа инвалидны, инвалид баланы, 80 яшьтән өлкәннәрне карау вакытын раслау һәм стажга кертү тәртибе гадиләштерелә. Әлеге үзгәрешләр тулырак хисап алып баруны һәм киләчәктә гражданнарның пенсия хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итәчәк. Исегезгә төшерәбез, караган өчен компенсация һәм айлык акчалата түләүләр гади акчалата түләү генә түгел. Әгәр...
-
Татар-малай Сарманны югарыдан күзәткән
Татар блогерлары көннән-көн безнең тормышка күбрәк керә башлады. Кемдер вайннар (бик кыска видеороликлар) төшерә, кемдер кызыклы сурәтләр ясый, гомумән, кем ничек һәм нәрсә булдыра, шуны эшли. Татар инста-блогингының әтисе Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) үз сәхифәсендә яңа тренд кертеп җибәрде. Ринат һәр көнне Татарстанның бер районын квадрокоптердан күрсәтә. Бу күренеш көндәлек...
-
Каташ Каран мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Сарман урта мәктәбе филиалы булган Каташ Каран төп гомумбелем бирү мәктәбендә 23 укучы белем ала. Шуларның дүртесе - ике егет, ике кыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. Алар тугызынчы сыйныфны тәмамлыйлар. Алда әле зур сынаулар көтә - имтиханнар тапшырасы бар. Мәктәп директоры Миләүшә Сөләйманова, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова,...
-
Сарман гимназиясендә соңгы кыңгырау чыңлады
25 май көнне районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау... кабатланмас хатирәләр... дулкынландыргыч мизгелләр... Район буенча иң тырыш, иң булган 144 "унберенче" мәктәп белән саубуллашты, укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка хәер-фатиха алды. Сарман гимназиясе дә 26 укучысын соңгы дәрескә дәште. Кызлар, гадәттәгечә, мәктәп формасыннан,...
-
Сарманнан Фәнис Фәретдинов Казан марафонында катнашты
Сарманнан Фәнис Фәретдиновны күпләребез белә. Ул даими рәвештә төрле марафоннарда катнаша. Узган атнада ул Казан марафонында чыгыш ясады. Шулай ук укыгыз: Каташ-Каран егете марафонда катнашты
-
Мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган укучылар Сарман урта мәктәбендә очраштылар
Бүген Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме кысаларында мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган укучылары очраштылар. Очрашу аларда бик җылы тәэсир калдырды. Шулай ук укыгыз: Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
-
Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
Бүген Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 27 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфлар да чыгарылыш сыйныф саналалар - алар 46. Алда аларны имтиханнар көтә. Башлангыч сыйныфны 63 укучы тәмамлый. Бәйрәм җыр-биюләр белән башланып китте. Аннары сүзне мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова алды. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга имтиханнарда...