25 апрель 2026 яңалыклары
-
Район имам-хатыйбы Сәгыйть хәзрәт ял итәргә үз машинасы белән бара
Без көннән-көн җәйгә якыная барабыз. Күпләр инде, мөгаен, ялга кая барасыларын планлаштырып та куйганнардыр. Сәяхәткә йөрергә яратучылар әйтүенчә, путевка белән бару – бер нәрсә, үз машинаң белән – гел икенче. Автосәяхәтләрдә шактый тәҗрибә туплаган Сәгыйть хәзрәт Хаков белән бүгенге сөйләшүебез – шул хакта.
-
Район хакимияте халыкка хезмәт итә
Ел саен 21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Быел Татарстанда аның оешуына 20 ел тулды.
-
Сарман урта мәктәбе махсус операциягә ярдәм җыйган
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәмгә Сарман урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары коллективы да кушылды. Алар егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюны оештырганнар. Бу – гади генә акция түгел, ә бердәмлек, игелек кылу, патриотлык үрнәге булып тора.
-
Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасында Тукайга багышланган шигырь бәйгесе узды
Апрель аен ел да зур җаваплылык хисе белән каршылыйбыз, чөнки ул чараларга, вакыйгаларга бай ай буларак билгеле. Аны «шигърият ае» дип тә атыйлар. Бөек Тукаебызның туган көне якынлашкан көннәрдә миллилек хисе тагын да арта. Быел татар дөньясы олуг шәхеснең тууына 140 еллыкны билгеләп үтә. Гасырдан артык тарихы булган шагыйрьнең бер генә булса да шигырен белмәгән кеше, мөгаен, юктыр. Без “Туган тел”не телебез ачылгач та сөйли башлыйбыз. Балалар бакчасында аның Су анасы, Шүрәле, Сандугач, Карлыгач, Күбәләк, кызыклы шәкертләре белән танышабыз.
-
Татарстан автотуристларны иң мавыктыргыч маршрутлары буенча сәяхәт итәргә өнди
Республика туристик инфраструктураны үстерүдә яңа баскычларга күтәрелә. Автосәяхәтчеләр өчен төрле озынлыктагы һәм дәвамлылыктагы сыналган автомобиль маршрутлары әзерләнгән.
-
25 апрельдә республикада яңгыр һәм юеш кар көтелә
Татарстанда 25 апрельдә болытлы һава булачак. Яңгыр ява, кайбер урыннарда юеш кар да явачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.