23 декабрь 2016 яңалыклары
-
Район муниципаль хезмәткәрләре йөзүдә беренче булдылар
Республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада үткәрү матур традициягә әверелде. Физик культураны үстерү өлкәсендәге эшне тагын да камилләштерү, дәүләт һәм муниципаль органнарда хезмәт куючыларны спортка тарту, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында оештырыла торган бу чарада безнекеләр дә актив катнаша. Спартакиада составына спортның чаңгыда шуу, шахмат, волейбол, җиңел атлетика,...
-
"Сарман" газетасы Кыш Бабае призына волейбол ярышлары үтәчәк
25 декабрьдә «Сарман» газетасы Кыш Бабае призына ир-атлар командалары арасында традицион волейбол ярышлары узачак. Бәйге 1 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (район мәдәният йорты бинасы) залында үтә. 9.20 сәгатьтә җирәбә салыначак. 9.30 сәгатьтә катнашучылар парады башлана. Ярышларның Положениесе
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Сарманнан Рания Ганиева
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарман авылыннан Рания Ганиева.
-
Җәлилдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде
Бусагада - Яңа ел. Әлеге бәйрәмне олысы да, кечесе дә түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки һәркем Яңа ел белән куанычлы үзгәрешләр килеренә, тормышында шатлыклы вакыйгаларның күбрәк булырына өметләнә. Ә инде могҗизаларның чыннан да булуына ышанган балалар өчен бу бәйрәм аеруча кадерле. Яңа елга әзерлек эшләре инде бер ай элек башланып китсә,...
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Петровка Заводтан Альбина Тимершәехова
Петровка Завод авылыннан Альбина Тимершәеховага - 6 яшь. Ул "Кыш Бабай белән бергә" конкурсында катнаша.
-
Сарманда "Өмет" инвалидлар иҗат төркеменең хәйрия концерты булды
Кичә район мәдәният йортында Азнакай районының Актүбә бистәсе «Өмет» инвалидлар иҗат төркеме концерты булды. Ул баш мие яман шеше белән авыручы Зарина Хәсәншинага ярдәм йөзеннән оештырылды. Концерт башланыр алдыннан район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев төркем җитәкчесе Ләйлә Карамовага район учреждениеләре хезмәткәрләре, эшмәкәрләр тарафыннан җыелган матди ярдәмне тапшырды. Зарина концертта...
-
Иминият взнослары түләүчеләрне үзгәрешләр көтә
Иминият взнослары түләүчеләр игътибарына! 2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкарачак. Шул ук вакытта түбәндәге кайбер функцияләр Россия Пенсия фонды карамагында калачак: - 2017 елның 1 январенә кадәр булган иминият кертемнәре буенча исәп-хисапларны, шул исәптән...
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Колмәттән Зилә Шәймөхәммәтова
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Колмәт авылыннан Зилә Шәймөхәммәтова.
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына язылу тәмамлануга дүрт кенә көн калды
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. Ул 27 декабрьгә кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар...
-
Районда кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ тарафыннан төрле чаралар үткәреләчәк
Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда кышкы каникуллар көтә. Гадәттә, бу чорда, кышкы уен төрләренэ кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке...
-
Район хат ташучылары конкурста катнаша алалар
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, быел да хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте. Ул газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыруда стимул да булачак. Безнекеләр «Иң яхшы авыл хат ташучысы» һәм «Иң яхшы почта бүлекчәсе» номинацияләре буенча үз мөмкинлекләрен күрсәтә алачаклар. Иң яхшы хат ташучыга (яздырган...