САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район муниципаль хезмәткәрләре йөзүдә беренче булдылар

Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә му­ни­ци­паль хез­мәт­кәр­ләр ара­сын­да Спар­та­ки­а­да үт­кә­рү ма­тур тра­ди­ци­я­гә әве­рел­де. Фи­зик куль­ту­ра­ны үс­те­рү өл­кә­сен­дә­ге эш­не та­гын да ка­мил­ләш­те­рү, дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль ор­ган­нар­да хез­мәт ку­ю­чы­лар­ны спорт­ка тар­ту, алар ара­сын­да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау мак­са­тын­да оеш­ты­ры­ла тор­ган бу ча­ра­да без­не­ке­ләр дә ак­тив кат­на­ша. Спар­та­ки­а­да сос­та­вы­на спорт­ның чаң­гы­да шуу, шах­мат, во­лей­бол, җи­ңел ат­ле­ти­ка,...

Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә му­ни­ци­паль хез­мәт­кәр­ләр ара­сын­да Спар­та­ки­а­да үт­кә­рү ма­тур тра­ди­ци­я­гә әве­рел­де. Фи­зик куль­ту­ра­ны үс­те­рү өл­кә­сен­дә­ге эш­не та­гын да ка­мил­ләш­те­рү, дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль ор­ган­нар­да хез­мәт ку­ю­чы­лар­ны спорт­ка тар­ту, алар ара­сын­да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау мак­са­тын­да оеш­ты­ры­ла тор­ган бу ча­ра­да без­не­ке­ләр дә ак­тив кат­на­ша. Спар­та­ки­а­да сос­та­вы­на спорт­ның чаң­гы­да шуу, шах­мат, во­лей­бол, җи­ңел ат­ле­ти­ка, ми­ни-фут­бол, өс­тәл тен­ни­сы, бад­мин­тон, бас­кет­бол, йө­зү ке­бек төр­лә­ре кер­тел­гән. Әле күп­тән тү­гел ге­нә йө­зү бу­ен­ча эс­та­фе­та бул­ды. Ан­да һәр ра­йон­нан дүр­тәр ке­ше­лек ко­ман­да үза­ра көч сы­наш­ты. Икен­че төр­кем­гә кер­гән 18 ра­йон ара­сын­да без­не­ке­ләр бе­рен­че урын­ны ал­ды. Сос­та­вын­да Свет­ла­на Ере­ми­на, Фән­дәс Вә­ли­ев, Рә­дис Миң­нул­лин, Ил­ги­зәр Га­дел­шин бул­ган ко­ман­да 50 метр ара­ны бе­рен­че бу­лып кил­де һәм җи­ңү яу­ла­ды. Ко­ман­да мах­сус Ку­бок­ка һәм дип­лом­га ла­ек бул­ды. Ә ин­де го­мум Спар­та­ки­а­да йом­гак­ла­ры бу­ен­ча ра­йон му­ни­ци­паль хез­мәт­кәр­ләр ко­ман­да­сы дүр­тен­че бул­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев